Нәсел тамырлары татарларга барып тоташкан М.Лермонтов иҗаты турында… (Исмәгыйль Шәңгәрәев б/н ӘҢГӘМӘ)

«Любовь и голуби» фильмында төп рольдә уйнаган актер Александр Михайлов М.Ю.Лермонтовның “Дога” (“Молитва”) исемле шигырен укып, шуның видеоязмасын дусты Исмәгыйль Шәңгәрәевкә җибәрә. Әлеге шигырь Исмәгыйль әфәндене шактый уйландырган, күрәсең. Ул нәсел тамырлары татарларга барып тоташкан М.Лермонтов иҗаты турындагы кайбер фикерләрен безнең белән дә уртаклашырга булды.