Кешеләр үз туган телен белергә тиеш — Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Ибраһим Шәңгәрәев

Мин туганнан алып әти-әнием минем белән бары татарча гына сөйләште, ди Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадада катнашучы. (Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадада Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән катнашучы Ибраһим Шәңгәрәев фикеренчә, һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш.