Халкыбызның бер алтын бөртеге

Бүгенге көндә Гарәп Әмирлекләрендә гомер итүче милләтәшебез Исмәгыйль Шәңгәрәев хакында белмәгән кеше юктыр. Бу киң күңелле, кунакчыл, гаилә җанлы эшмәкәр, милләттәшебез биредә бөтен татарларны җыеп, берләштереп торучы шәхес. Аның өеннән бервакытта да кунак өзелми: Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән, элекеге Советлар Союзы республикаларыннан әмирлекләргә килгән кешеләр кагылмыйча, әх-вәл белешмичә китми Исмәгыйль әфәндедән.