Н. Латыйпов: «Карикатуралар дөньякүләм конкурсларында 12 Гран-Прием бар» — “Шәһри Чаллы”

(Яр Чаллы, 23 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Мирһади Разов). Бүгенге көндә Гарәп Әмирлекләрендә гомер итүче милләтәшебез Исмәгыйль Шәңгәрәев хакында белмәгән кеше юктыр. Бик киң күңелле, кунакчыл, гаилә җанлы эшмәкәр, биредә бөтен татарларны җыеп, берләштереп торучы шәхес ул. Аның өеннән бервакытта да кунак өзелми: Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән, элеккеге Советлар Союзы республикаларыннан әмирлекләргә килгән кешеләр кагылмыйча, хәл-әхвәл белешмичә китми Исмәгыйль әфәндедән.