Исмәгыйль ШӘҢГӘРӘЕВ: “Эшкә татарларны алырга тырышам”

Бүген берәүләр самолетка утырырга да куркып торганда, кайбер милләттәшләребез чит илгә күченеп китәргә дә күп сорамыйлар. Алай гына да түгел, анда үз эшләрен ачып җибәрәләр, тәрәзәләре диңгезгә караган фатирда рәхәт чигеп яшәп яталар. Сүзем Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тормыш итүче татар кешесе, 11 бала атасы Исмәгыйль Шәңгәрәев турында.