Гүзәл Уразова: “Миннән күреп, күп җырчылар өченче бала табар дип ышанам”

Гарәп Әмирлегендә Исмәгыйль Шәңгәрәев дигән дустыбыз яши. Аның 11 баласы бар. Барысы да тәрбияле, ярдәмчел, рәхәтләнеп безнең белән татарча сөйләшәләр. “Абый, сезгә нәрсә кирәк?” – дип кенә торалар. Ә әтиләре “текә” кеше, һәрвакыт эштә.