Гарәб Әмирлекләрендә яшәүче татарлар Тукай әсәрләрен уку буенча интернет-бәйге игълан итте

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләүчеләр арасындагы бәйгедә катнашырга чакырабыз!” – Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә яшәүче бертуган Рузалин, Руслан һәм Рим Хәмидуллиннар социаль челтәрләрдә шундый видеоигълан белән мөрәҗәгать итте. Кул көрәше батырлары буларак танылу алган татар егетләре Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле итеп укуны бәйге шарты итеп куйганнар.